Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат һәлак булган
Янгын Селенгуши авылында Колхоз урамындагы бер катлы йортта чыккан.
(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Нурлат районында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын кичә кич Селенгуши авылында Колхоз урамындагы бер катлы йортта чыккан.
Һәлакәт урынына 125нче янгын сүндерү-коткару часте, Селенгуши, Мамыково авылы ирекле янгын сүндерүчеләре килгән. Күршеләре йорт эчендә кеше булу мөмкинлеген әйткән. Янгынның күрше йортларга күчү куркынычы туган.

Янгын сүндергәндә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янган диванда 61 яшьлек йорт хуҗасы мәетен тапкан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе булып, тәмәке тарткандагы саксызлык тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз