news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында сөт җыючы эшмәкәрләр чималны тапшыруда кыенлыклар кичерә

Район авыл хуҗалыгы идарәсе исә бу вазгыятькә бернинди йогынты ясамавын әйтә.

(Казан, 1  ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның Нурлат районында хуҗалыклардан сөт җыеп, заводларга тапшыручылар ноябрь аенда сөтне кемгә тапшырырга белми. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына, исемен күрсәтмәүне сорап, районда килеп чыккан аңлашылмаучылыкка ачыклык кертүне үтенгән мөрәҗәгать килеп иреште.

Моңа кадәр Нурлат районының сөт җыючыларының күбесе сөтне “Ретро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оешмасына тапшыра торган булган. Алар исә, үз чиратында, сөтне Нурлат, Самара, Ульяновск һ.б. калаларда урнашкан сөт заводларына юллаган.

“Ретро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Альбина Хөсәенова сүзләренчә, районда аларга эшләү өчен мөмкинлекләр тудырылмый, төгәлрәге, эшләү шартлары кыенлаша. “Безгә сөт тапшыручылар ел башыннан алып шактый кимеде. Чөнки район җитәкчелеге сөтне “Ретро”га тапшырмаска куша. Безгә сөт тапшырган сөт җыючыларны һәрдаим тикшереп торалар, аларга ветеренария белешмәләре бирмиләр. Без индивидуаль эшмәкәрләрдән сөтне югары бәядән сатып алабыз, алар да хуҗалыкларга югары бәядән түли”, - диде ул. Элек “Ретро” ҖЧҖ көнгә заводка 15 тоннага кадәр сөт тапшыра торган булса, хәзер бу сан 500-700 литрга калган.

Сөт җыеп тапшыру белән шөгыльләнүче Р.Г. (исем фамилиясен күрсәтмәүне сорады — Т.И.) сүзләренчә, “Ретро” ҖЧҖ белән эшләү алар өчен бик җайлы булган. “Бу компания белән эшләү безгә бик җайлы, ышанычлы иде. Аның кайберләре кыш көне эшли дә, җәен эшләми. 1 ноябрьгә кадәр, халыктан сөтне литрын 19 сумнан җыйдык, килешү шулай төзелгән. Әмма иртәгә сөтне кая тапшырырга икәнен инде белмибез. 1 ноябрьдән исә халыкка 20 сумнан түләргә тиешбез, монысы Президент фәрманы нигезендә. “Ретро”ның алдалаганы булмады. Әмма район җитәкчелеге белән низаг нәрсәдән килеп чыкканын әйтә алмыйм. Моның нәтиҗәсендә гади халыкка зыян килергә мөмкин”, - диде әңгәмәдәшебез.

Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ислам Сафиуллин сүзләренчә, сөт җыеп тапшыру өлкәсендә бернинди дә кыенлыклар юк. “Әгәр сөт сатып алу бәяләре район җитәкчелеге тарафыннан бирелгән бәяләргә туры килә икән, без бернинди чикләү дә куймыйбыз. Беркемгә дә бернинди йогынтыбыз юк”, - диде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100