news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында мини-ферма төзүче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтелгән

Яңа Иглай авыл җирлеге субсидия алуда иң активы булды, Колбай Мораса, Әмзә, Киекле, Биккол авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә дәүләттән ярдәм алды.

(Нурлат, 26 октябрь, “Татар-информ”, “Дуслык”, Лилия Мөбарәкшина). Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүдәге чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү программасы республикада әле быел гына эшли башлады. Шул вакыт эчендә ул авыл халкы арасында бик популярга әверелде. Чөнки авылларда күпләп терлек асрауга күчүче яки планлаштыручы хуҗалыклар аз түгел. Моның өчен исә каралты-кураңның нык һәм иркен булуы кирәк. Республика программасы нәкъ менә шулай алга карап эш итүчеләргә юнәлтелгән дә. Былтыр, мәсәлән, Нурлат районында әлеге программада катнашып, 6 гаилә мини-ферма төзүгә 200әр мең сум күләмендә субсидияләр алган иде һәм, программаның шартында күрсәтелгәнчә, алар үз хуҗалыкларында сыерларның санын 8гә кадәр җиткерделәр. Быел исә программада бераз гына үзгәреш бар: мини-ферманы 8әр һәм 5әр баш савым сыерена исәпләп төзергә була. Әлбәттә, субсидиянең күләме дә төрле: 8 баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзүгә 200 мең, 5 сыерга исәпләнгәненә 100 мең сум тәшкил итә. Нәтиҗәдә, быел мини-ферма төзергә алынган 10 хуҗалыкка 200әр мең, 4 хуҗалыкка 100әр мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелде, дип, Нурлатның “Дуслык” газетасы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең сөтчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләре өчен актуаль булган мәсьәләне район мисалында сурәтли.

“Быел безнең районга сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелеше чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү программасы буенча лимит 2,4 млн сум исәбеннән бирелгән иде, – ди бу уңайдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Миләүшә Фәтхетдинова. – Шәхси ярдәмче хуҗалыклар шул суммага дәүләт ярдәме алырга өлгерделәр дә. Хәзер әлеге хуҗалыклар 5 ел дәвамында хуҗалыкларында савым сыерларның баш санын 5 һәм 8дән киметмәскә тиеш булачак”.

Әлеге программаның шартларыннан аның бер тапкыр гына бирелүен, аерым төзелә торган капиталь бина булырга тиешлеген дә атап үтәргә кирәктер. Һәм субсидиянең күләме төзелешнең смета-бәясенең 70 процентыннан да артмаска тиеш.

Әмзәдә гомер итүче Минәхәт һәм Сәкинә Ногмановлар узган ел әлеге программа ярдәмендә 13,60 х 5,40лы үлчәмдә, барлык терлекләре дә сыярлык итеп капиталь мини-ферма төзеп куйган. Һәм әлеге программа ярдәмгә килмәсә, аның чыгымнарын каплап бетерү кыенга туры килер иде, дип саныйлар. “Бүген хуҗалыгыбызда 16 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз, шуларның 9ы – савым сыер. Терлек ишле булгач, каралты-кура да зур кирәк. Аннан, бер төзегәч, озак елларга җитәрлек нык итеп төзисебез килде. Шөкер, терлекләребез өчен бик җайлы булды. Быел янкормалар төзеп, киңәйтеп тә куйдык әле”, – диләр Ногмановлар. Алга таба исә терлекләрнең баш санын тагы да арттыруга да каршы түгелләр. Чөнки авыллардагы күпчелек халык кебек үк, Ногмановларның да төп керем чыганагы – терлекчелек. Сөтен, итен сатып торалар. Ә авыл кешесенә ярдәмгә килерлек шундый программалар булуына сөенеп туя алмыйлар. Эшләгән кешегә ярдәм булуы бик яхшы, диләр алар.

Әлеге программада катнашучыларның географиясенә килгәндә, быел да мини-фермалар төзүдә иң актив катнашучылар – Яңа Иглай авыл җирлегеннән. Программа буенча дәүләт ярдәме алган 14 гаиләнең яртысы биредә яши. Субсидия алучылар арасында быел Колбай Мораса, Әмзә, Киекле, Биккол авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә бар. Әмма быел заявка биреп, программага керми калучылар да юк түгел. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә 9 кешенең әзер документлары чират көтә. Аларга да дәүләт ярдәме булмый калмастыр, чөнки программа 2020нче елга кадәр исәпләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100