news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында Май чабу бәйрәме авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм конкурслар белән үтте

Май чабу бәйрәме алдыннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшләде, анда җитештерүчеләр яшелчә, җиләк-җимеш, авыл сөте тәкъдим итте.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Нурлат районының «Спорт» паркында уеннар һәм конкурслар белән күңел ачу программасы узды. Бу хакта «Татарстан 24» хәбәр итә.

Май чабу бәйрәме алдыннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшләде, анда яшелчә, җиләк-җимеш, авыл сөте тәкъдим ителде.

Якты Күл авылыннан Куриловлар гаиләсе 18 килограммлы күркә түшкәсе белән сатып алучыларны шаккатырды. Алар үз хуҗалыкларында 150 кош үстергәннәр.

Бәйрәм кунаклары өчен җирле артистлар чыгыш ясады, ял итүчеләрне камыр ризыклары, шашлык һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

«Нурлатлылар кышны күңелле һәм шау-гөр килеп озаттылар. Күңел ачу кичкә кадәр дәвам итте», - дип билгеләп үтте чыганак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100