news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында кешеләрне төрле хайваннар тешләүнең 120 очрагы теркәлгән

Котыру чире эләккәч, 2-4 көндә органнар параличланырга мөмкин

 (Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Нурлат районында сигез айда кешеләрне төрле хайваннар тешләүнең 120 очрагы теркәлгән.

“Котыру авыруы, асылда, сукбай этләрдә, мәчеләрдә, кимерүчеләрдә, төлкеләрдә була. Авыру хайваннар, гадәттә, ярсыган булалар, тирә-яктагыларга ташланалар, һәм чир эләккәч, 2-4 көн эчендә үк органнар параличланырга мөмкин”, – дип аңлата гигиена һәм эпидемиология үзәгенең табиб-эпидемиологы. Шуңа да берәр хайван тешләсә, беренче көнне үк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында ясалган вакцина котыру чире белән зарарлану ихтималын бетерә, дип яза “Дуслык” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100