news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында хатын-кыз алимент бурычы өчен җиде ай төзәтү эшләрендә булачак

Хатын-кызның өч ел эчендә 300 меңнән артык алимент бурычы җыелган.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”, Дмитрий Максимов). Нурлат районы хатын-кызы алимент бурычы өчен җиде ай төзәтү эшләрендә булачак. Бу хакта “Татар-информ”га Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең массакүләм-матбугат чаралары буенча баш эксперт белгече Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Хатын-кыз өч ел дәвамында балигъ булмаган кызына алимент түләүдән качып йөргән. Бу вакыт эчендә бурычы 300 меңнән артып киткән.

Аны административ җаваплылыкка тарткан булганнар. Суд аны “Бала тәрбияләү өчен акча түләмәү” маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан. Алдагы җиде айны ул төзәтү эшләрендә уздырачак һәм эшләгәненең биш проценты дәүләт файдасына тотылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100