Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районында эшченең башы өзелгән
Шул очрак буенча җинаять эше кузгатылган
(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан тикшерү органнары эшченең һәлак булуы факты буенча җинаять эше кузгатты, дип “Татар-информ”га хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Щептицкий.
26 ноябрь көнне көндез Нурлат районы Төрнәс авылы янында станок-качалканы төзәтү эшләре уздырганда “МехСервис НПО” ҖЧҖнең 47 яшьлек слесарь-төзәтүчесе һәлак булган. Әлеге факт буенча югарыда телгә алынган идарәнең Нурлат районара тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсе 2 нче өлешендә каралган (анда хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозудан саксызлык буенча кеше үлеменә китерү турында сүз бара) җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.
Тикшерү версиясе буенча, вышка-качалкада 2 эшче төзекләндерү эшләре алып барган. Шул ук вакытта вертикаль торган каршы авырлык (противовес) белән шатун беркетелмәгән булган. Җайланмаларның берсен кувалда белән бәреп чыгарган вакытта шатун хәрәкәткә килгән, шуннан эшчеләрнең берсе читкә сикереп өлгергән, икенчесенең башы өзелгән.
Хәзерге вакытта шушы хәлнең бөтен нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз