Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлат районында давылдан соң төзекләндерү эшләре төгәлләнгән
5 августта Зирекле авылында һәм Нурлатта табигать бәла-казасыннан соң йортларның түбәләренә зур зыян килгән.
(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Нурлат районында давылдан соң төзекләндерү эшләре тулаем төгәлләнгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Төзекләндерү эшләренә барлыгы 35 кеше тартылган, шуларның җидесе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре.
Искәртеп үтик, алдан “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, 5 августта яшенле яңгыр һәм көчле җил-давылдан соң Нурлат районында шәхси йортларның түбәләре зыян күргән иде. Зирекле авылында, мәсәлән, 15 йортның түбәсе өлешчә җимерелгән. Бу йортларда барлыгы 40 кеше яши, шуның җидесе балалар. Нурлатта исә биш йортның түбәсенә зыян килгән. Аларның дүртесе – күпфатирлы йорт. Биредә барлыгы 137 кеше яши, 38е балалар.
Урында “Комфорт” ширкәте бригадалары һәм шәхси йорт хуҗалары белән берлектә төзекләндерү эшләре алып барылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз