news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында давылдан соң төзекләндерү эшләре дәвам итә

Көчле җил Зирекле авылында шәхси һәм Нурлатта күпфатирлы йорт түбәләренә зыян салган.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Нурлат районында булган көчле җил  20 йортның түбәсенә зур зыян салган, биредә хәзер төзекләндерү эшләре бара, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 5 августта көчле яшенле яңгыр вакытында Нурлатта җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитте. Шуның аркасында Нурлат районында кайбер йортларның түбәләре өлешчә җимерелгән иде. Нурлат һәм Зирекле халкына зур зыян салынган. Урында “Комфорт” җәмгыяте бригадалары төзекләндерү эшләре алып бара. Кичә 12 торак йорт түбәсе төзекләндерелгән,чүп чыгарылган.

Бүген Зирекле авылында тагын тагын җиде шәхси йорт түбәсе төзекләндерелгән. Кичке сәгать алтыга кадәр барлык эшләрне төгәлләү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100