news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында булган авариядә бер кеше үлгән, дүрт кеше хастаханәдә ята

“Лада Гранта” машинасы тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның Нурлат районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән, дүртесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, кичә кич белән Чистай–Аксубай юлының 112нче километрында “Лада Гранта” машинасы тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан һәм 47 яшьлек Нурлат кешесе идарә иткән “Опель” белән кара-каршы бәрелешкән.

“Лада Гранта” машинасының 36 яшьлек пассажиры урында ук һәлак булган. Машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук "Лада Гранта"да барган 49 яшьлек һәм "Опель"дә барган 40 яшьлек пассажир хатын-кызлар хастаханәгә озатылган.

Полицейскийлар юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100