news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районында 74 меңлек эш кораллары юкка чыккан

Каракларның эретеп ябыштыру аппараты, болгарка ише җиһазга күзе кызган

 (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). 27 октябрьдә 28енә каршы төндә билгесез затлар Нурлат районы Көрнәле Әмзәдә берәүнең гаражына үтеп кергәннәр.

Бу юлы караклар эретеп ябыштыру аппараты, болгарка һәм башка эш коралларын урлаганнар, нәтиҗәдә, зыян 74 мең сум тәшкил иткән. Бу факт турында ни дә булса белүчеләрнең 2–11–25 телефонына Нурлат эчке эшләр бүлегенә шалтыратулары сорала, дип уртак эштә ярдәм сорап язды районның “Дуслык” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot