news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында 426 дуңгыз юкка чыгарылган

Терлегеннән мәхрүм калган авыл халкына базар бәясеннән субсидия кайтарылуы вәгъдә ителә.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Нурлат районы Сосновка авылында дуңгызларда Африка чумасы очрагы ачыкланганнан соң, 5 км радиуста урнашкан тагын 4 авылдан 426 дуңгыз үтерелеп яндырылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Алексеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Харис Хәйбуллин хәбәр итте.

Искәртеп узыйк: экспертларның Нурлат районы Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта үлгән терлекне тикшерүе барышында, Африка чумасына тестлар уңай нәтиҗә күрсәткән. Харис Хәйбуллин Нурлат районында куркыныч чыганагының 12 сәгать эчендә юкка чыгарылганын әйтте. Нурлатта авыру вирусын юкка чыгару эшендә өстәмә көч буларак Алексеевск районы хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән. Харис Хәйбуллин билгеләп узганча, хезмәткәрләр ишегалларына кереп, дуңгызларны үлчәп, теркәп барганнар. “Терлегеннән мәхрүм калган авыл халкына базар бәясеннән субсидия кайтарылуы вәгъдә ителә”, - диде Харис Хәйбуллин.

“Шөкер, әлегә Африка чумасы таралуы ихтималлыгы бүтән күренми. Әгәр барысы да әйбәт булса, инкубацион чор тәмамлангач, ике атна эчендә карантин гамәлдән чыгарылыр дип уйлыйм”, - дип белдерде Алексеевскиның баш ветеринары.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100