news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районында 106 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, ләкин эшлисе эш әле күп

Уртача уңыш гектарыннан 271 центнер чыккан

 (Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Әлегә Нурлат районы буенча шикәр чөгендере барлык мәйданнарның 64 процентында, ягъни 3928 гектарда казылган.
Барлыгы 106 мең тоннадан артыграк татлы тамыр җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 271 центнер тәшкил итә. Бер үк вакытта татлы тамырны шикәр заводына ташу да оешкан төстә бара, казылган чөгендернең 39 мең тоннадан артыграгы заводка китерелгән, дип белдерә “Дуслык” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot