Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районы үзешчәннәре Казанга килүен кичектерә
Бу хакта Казандагы Нурлат якташлыгы рәисе ярдәмчесе Айрат Әюпов хәбәр итә
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрь көнне сәгать кичке 6га Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә Нурлат районы үзешчәннәре халыкны 5 ноябрь көнне «Татар-информ» агентлыгы аша концерт-тамашага чакырган булса да, килүләрен әлегә кичектереп торалар.
Нурлатның 100 еллыгы һәм авыл хуҗалыгы эшләренә йомгак ясау уңаеннан әзерләнгән әлеге чараның кайчан үткәрелүе турында алга таба мәгълүмат бирелер, ә нурлатлылар бүген килә алмаулары өчен гафу үтенә, дип игълан итә Казандагы Нурлат якташлыгы рәисе ярдәмчесе Айрат Әюпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз