news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Нурлат районы Советында киңәйтелгән утырыш булды
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия эш нәтиҗәләренә йомгак ясады
Скопировать ссылку
(Нурлат, 2 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Нурлат район Советында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды.
“Дуслык” газетасы хәбәр иткәнчә, 2009 елның гыйнвареннан КДН һәм ПДНда исәптә торучы яшүсмерләр белән эшкә депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие башлыклары, предприятие җитәкчеләреннән 139 җәмәгать тәрбиячесе җәлеп ителгән.
Бүген исәптә 70 үсмер тора, аларның барысы да җаваплы затларга беркетелгәннәр. Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Сингатуллина бер төркем тәрбиячеләргә, җаваплы затларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Киңәйтелгән утырыш мәгариф идарәсендә дәвам итте. Биредә “Яшүсмер” операциясенең беренче этабы - “Яшүсмер - Энә” нәтиҗәләре җиткерелде. 1-15 июнь чорында эчке эшләр бүлегенең 38 хезмәткәре һәм башкарма хакимияттән 5 вәкил әлеге эшкә җәлеп ителгән. Тоткарланганнар арасында наркотик исереклеге хәлендәге балигъ булмаганнар да очраган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot