news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Нурлат районы советы җитәкчесе итеп Наил Шәрәпов сайланды
Кичә республиканың иң көньяк районында җирле советка да сайлаулар үтте
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). Нурлат муниципаль район советы рәисе итеп Наил Шәрәпов сайланган. Бу хакта бүген Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев хәбәр итте.
Наил Шәрәпов элек районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкара иде. Аңынчы ул берничә ел дәвамында районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшләгән, 8 ел буе “Киекле” хуҗалыгын җитәкләгән.
Искәртеп узабыз, Нурлатта совет җитәкчесен сайлау район белән 11 ел буе идарә иткән Фатыйх Сибагатуллин узган елның декабрь аенда РФ Дәүләт Думасына депутат итеп сайлануга бәйле рәвештә узды.
Республика башлыгы сүзләренә караганда, җирле совет депутаты итеп Наил Шәрәпов күрсәтелгән округта сайлаучыларның 92 проценты аның өчен тавыш биргән.
“Без әлеге районга зур өметләр баглыйбыз. Анда һәрчак нык холыклы җитәкчеләр булды”, - дип нәтиҗә ясады ТР Президенты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot