news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районы полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин Нурлат районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең шәхси составына Владимир Елисеевны тәкъдим итте.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Нурлат районы полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин шәхси составка Владимир Елисеевны тәкъдим итте. Ул Чаллыда “Автозаводской” 1 нче полиция бүлеген җитәкләгән.

Артем Хохорин Владимир Елисеев җитәкләячәк бүлекчәнең югары нәтиҗәләргә ирешәчәгенә һәм составның яңа җитәкчегә таяныч булачагына ышанычын белдерде.

  • Владимир Елисеев Татарстанның Аксубай районында туган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Полициядә 1995 елдан бирле эшли. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot