news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районы Казанга тамашага чакыра

Нурлатлылар әзерләгән кичәне тамаша кылырга теләгәннәр өчен керү ирекле

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрь көнне сәгать кичке 6да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (Казан шәһәре, Павлюхин ур., 73) Нурлат районы үзешчәннәре әзерләгән тамаша башланачак.

Нурлатның 100 еллыгы һәм авыл хуҗалыгы эшләренә йомгак ясау уңаеннан әзерләнгән әлеге чарада тәкъдим ителәчәк фильмда төбәкнең данлы үткәне, бүгенгесе чагылдырыла, районның уңган хезмәтчәннәре, булдыклы җитәкчеләре хакында сүз була. Казанга район хакимияте башлыгы Наил Шәрәпов рәислегендә киләчәк делегация дә шул хакта сөйләргә җыена. Аларның чыгышлары районның аерым сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары җыр-биюләре белән үрелеп барачак.

Бу вакыйга турында «Татар-информ» агентлыгына Казандагы Нурлат якташлыгы рәисе ярдәмчесе Айрат Әюпов хәбәр итә. Аның сүзләренчә, Нурлатлылар әзерләгән кичәне тамаша кылырга теләгәннәр өчен керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100