news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районы игенчеләре урып-җыюны төгәлләде

Районда алдынгы комбайнчылар исемлеге билгеле булды.

Нурлат районы игенчеләре урып-җыюны төгәлләде

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Нурлат районы игенчеләре республикада икенче булып уңыш җыюны төгәлләделәр. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Нурлат районы игенчеләре урып-җыюга 16 июльдә керешкәннәр иде. 37,7 мең га мәйданда алар 162,6 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Район буенча уңдырышлылык  — 43,1 ц/га, шул исәптән көзге бодай — 49,1 ц/га, көзге арыш — 39,7 ц/га, арпа — 44,2 ц/га, борчак — 22,3 ц/га, сабан бодае — 36,2 ц/га, солы — 31,2 ц/га.

Кырда 70 комбайн эшләде. Алдынгы комбайнчылар арасында: Рәмис Ямалов — 5950 тонна, Ришат Гафуров — 5393 тонна, Илгиз Әндәрҗанов — 5039 тонна, Роберт Абдрахманов — 4852 тонна.

Җыелган уңыш 2 элеваторга — «Агропорт-хәләл» ҖЧҖенә һәм «Нурлат элеваторы» ЯАҖенә китерелә. «Агропорт-Халәл» ҖЧҖенең киптерү җайланмалары куәте — 45 мең тонна, ә «Нурлат элеваторы» ЯАҖенеке — 90 мең тонна.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көннәрдә Нурлат районында көзге чәчү төгәлләнеп килә. 19,9 мең га мәйданның 18,6 мең гектары чәчелгән, шул исәптән арыш — 3,4 мең га, бодай — 14,9 мең га.

Азнакай (99%), Чистай (98%), Саба (98%), Яңа Чишмә (96%), Буа (96%), Югары Ослан (96%), Апас (95%), Балтач (95%), Биектау (95%), Кайбыч (95%), Мөслим (95%) һәм Тәтеш (95%) районнары финиш сызыгына чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100