news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районы хуҗалыгы кабакны орлык өчен үстерә

Быел әлеге яшелчә 6 гектарда үтерелгән, чәчүлек мәйданнарын 100 гектар итү күздә тотыла.

(Нурлат, 13 октябрь, «Татар-информ», «Дружба», Лилия Мөбарәкшина). Нурлат төбәгендә кабак үстереп беркемнең дә исен китереп булмый, чөнки биредә һәркемнең бакчасында бар ул. Әмма сәнәгать күләмендә – кырда 6 гектар мәйданда чәчеп үстерү игътибарны җәлеп итә. Кыр тулы эре кабакны җыю эшендә барысы 6 кешелек биргада бил бөгә, дип сурәтли Нурлатның “Дружба” газетасы.

“Әлегә кулдан җыябыз, орлыкларын алу да, киптерү дә – кул хезмәте. Киләсе елга махсус техника алырга торабыз”, - ди “Нурлат сөте” хуҗалыгы җитәкчесе Олег Микушкин.

Сәнәгать күләмендә кабак үстерү идеясе дөнья базарын өйрәнеп, кайсы төр продукциягә ихтыяҗ булуын ачыклаганнан соң, тормышка ашырылган. Россиядә һәм чит илләрдә кабак орлыгына ихтыяҗ булуы ачыкланган, бу халык арасында кабак орлыгыннан ясалган май популярлануына бәйле. Шуны исәпкә алып, эксперимент рәвешендә Пушкино бистәсе янындагы кырны тулысынча кабак “патшалыгына” бирергә булганнар, моның өчен орлыкка үстерелә торган “Сероволжская” сортын сайлаганнар.

Хуҗалык башлыгы сүзләренчә, кабак үстерүдә чыгымнар әллә ни зур түгел. Апрель ахырында чәчкәннәр, рәт араларын җәен 2 тапкыр эшкәрткәннәр. Җәй коры килүгә карамастан, кабагы уңган. Орлыгы кыйммәт йөрүен исәпкә алсак, эш алга таба барган очракта шактый керем булырга тиеш, дип көтәләр.

Хәзергә кабакларны басу читенә җыялар. Аннарың шунда ук орлыгын алып, калганын үз фермаларына сыерларга ашатырга булганнар. Киләсе елга кабак басуын 100 гектарга җиткерергә исәп тоталар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100