news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районы делегациясе Самара Сабан туен үткәрергә әзерләнә

12 июньдә Самараның Юрий Гагарин исемендәге паркында Сабан туе була.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Ел саен Татарстан вәкилләре төбәкләргә Сабан туеның мәдәни программасын оештыруда ярдәм итә. Быел Нурлат районы Самара өлкәсендә бәйрәм уздыруда катнаша. Бу хакта Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Юрий Гагарин исемендәге паркта узачак Сабан туена әзерлек бара. Бәйрәм 12 июньдә була.

"Нурлатлылар бай концерт программасы белән сөендерәчәк. Барысы да иң яхшы традицияләрдә узарга тиеш", диелгән бу хәбәрдә.

Бүген Татарстан Республикасының Нурлат районы делегациясе халык күңел ачу урынында күчмә эшлекле киңәшмә үткәрде. Чара барышында төп оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100