news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районы басуларында көнбагышка чират җитте

Көнбагыш быел 3694 гектарда үстерелде

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Быел Нурлат районы хуҗалыкларында көнбагыш 3694 гектарда үстерелде.

Иң күп мәйданнар бу юлы да “Билярск ВЗПсы” хуҗалыгына туры килә – 2816 гектар. Көнбагыш игү белән тагын “ИРС”, “Насыйбуллин Р”, “АгроРазвитие” хуҗалыкларында шөгыльләнәләр, соңгысында аны уру төгәлләнгән дә инде. Район буенча көнбагыш 410 гектрдан җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 13,2 центнер тәшкил итә, дип яза “Дуслык” җирле басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot