news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районы башлыгы урынбасары күңел ачу заллары беренче катта урнашырга тиеш дип саный

Бу очракта эвакуацияләү дә, халыкны җыю да җайлырак булыр иде, ди Флера Ногманова.

Нурлат районы башлыгы урынбасары күңел ачу заллары беренче катта урнашырга тиеш дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Нурлат районы хакимияте башлыгы урынбасары Флера Ногманова зур биналарда күңел ачу һәм конференция заллары беренче катта урнашырга тиеш дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә бүген Ленин бакчасында вакытлыча барлыкка килгән мемориалга чәчәкләр салырга килгәч әйтте.

“Бу барлык халыкларга кагылышлы кайгы, – диде ул Кемерово фаҗигасен. – Үземнең дә балаларым, оныкларым бар. Аларны шулай ук күңел ачу үзәкләренә алып барабыз. Дүрт катлы бинада кешеләрнең, аеруча да балаларның янып үлүе – җитәкчеләрнең битарафлыклары аркасында килеп чыккан фаҗига. Кайгы кагылган гаиләләргә сабырлык телим. Бу бик авыр хәл.

Флера Ногманова бүген Казанга эш белән килгән һәм әлеге чарада катнашырга уйлаган.

“Башкалага эш белән килгән идем. Әмма монда шундый искә алу кичәсе оештырылуын белгәч, шунда катнашырга, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылырга теләдем. Бүген кичен үзебездә дә искә алу чарасы оештырабыз”, – диде ул.

Район башлыгы урынбасары "Татар-информ" хәбәрчесенең Нурлатта төрле биналарда халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү ни дәрәҗәдә оештырылган дигән соравына да җавап бирде. “Эвакуация планнары да бар, чаралары да күрелгән. Әмма сигнализация вакытында эшләр дигән гарантия бармы? Тикшерүләрне дә еш үткәреп торабыз. Күрәчәк булмасын инде”, – дип әйтте ул.

Флера ханым оныкларын Казандагы “Мега” һәм Нурлаттагы “Шифа” сәүдә-күңел ачу үзәгенә алып бара. “Нурлатта балалар мәйданчыгы кибетнең өченче катында урнашкан. Мин бу хакта һәрвакыт уйлыйм. Чаралар үткәрә торган урыннар, хәтта киңәшмә заллары да биналарның беренче катында булыга тиеш. Баскычлар аша йөри торган булырга тиеш түгел ул. Шул очракта эвакуациягә дә, халыкны тупларга да җиңелрәк булыр иде", - Нурлат районы хакимияте башлыгы урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, кичә казанлылар ил буйлап старт алган #Кемеровобезсинеңбелән# акциясенә ирекле рәвештә кушылып, фаҗига корбаннарын Ленин бакчасы һәм Бауман урамында искә алды. Соңгысына йөзләрчә кеше җыелды. Бүген исә дин әһелләре шулай ук Ленин бакчасына җыелып, мәрхүмнәр рухына дога кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100