news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районы башлыгы отставкага киткән

2013 елдан район белән идарә иткән Равил Кузюров вазифасыннан китүе турында район советы утырышында хәбәр иткән.

Нурлат районы башлыгы отставкага киткән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Равил Кузюров отставкага киткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шәхси чыганаклардан хәбәр иттеләр.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Биредә Нурлатның 2017 елда социаль-икътисади үсеше буенча нәтиҗәләр чыгарыла һәм 2018 елга бурычлар билгеләнә. Вазифасыннан китүе турында Равил Кузюров район советының хисап сессиясендә белдергән. Моның сәбәбен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәттә эш тәкъдим итүе белән аңлаткан. "Көне-төне иртәдән кичкә кадәр эшләдек. Безгә нәтиҗәләр өчен оят түгел, дип ышанам. Ярдәмегез өчен рәхмәт", - дигән Кузюров.

Равил Кузюров 1973 елның 9 гыйнварында Аксубай районында туган. Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлап, югары белем алган. 2007 елда Аксубай районы Башкарма комитетында архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы, 2008 елдан 2010 елга кадәр Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары. 2010-2011 елларда Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эш буенча идарәсенең баш киңәшчесе. 2011-2013 елларда – Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрының инвестицион-инновацион эшчәнлек буенча урынбасары. 2013 елның 20 декабрендә Нурлат районы белән җитәкчелек итә башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100