news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын кем башкарачагы билгеле булды

Район советы сессиясендә Алмаз Әхмәтшинның башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкарачагын әйттеләр.

Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын кем башкарачагы билгеле булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алмаз Әхмәтшин Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән. Бүген Нурлатта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында район советы сессиясендә шундый карар кабул ителгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Алмаз Әхмәтшин чыгышы белән Нурлат районыннан. 1967 елның 11 мартында Нурлат районы Биккол авылында туа. 1991 елда “Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше” белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. Ул 2010-2016 елларда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вәкаләтләрен башкарган. 2016 елның апрелендә Әхмәтшин бу вазифасыннан китә һәм “Энергопрогресс” инженер үзәге белән җитәкчелек итә башлый.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты тәкъдиме белән, Алмаз Әхмәтшинның Нурлат районына эшкә җибәрелүен әйтте. "Миңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтемне белдерәм. Нурлат районы һәрвакыт югары потенциалы белән аерылып торды. Республика җитәкчелегенең һәм район халкының районга карата югары планка куюы объектив та. Безнең район өметләрне һәрвакыт аклап килде. Киләчәктә депутатлар корпусына, район активына таянып, югары күрсәткечләргә ирешергә тырышырбыз", - дип белдерде Алмаз Әхмәтшин.

"Татар-информ" Нурлат районы башлыгы отставкага киткән, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100