news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районы аксакаллары ятимнәргә ярдәм итә

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе әле дә гамәлдә

 (Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Нурлат районы Фома авылы 1 нче мәхәллә аксакаллары республиканың “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә кушылган. Бу хакта районның “Дружба” газетасы яза.

“Безнең имам-хатыйбыбыз Мәгъсум Таһиров республика акциясенә кушылып, мохтаҗларга булышырга тәкъдим иткәч, без, мәчет аксакаллары, шуңа бик теләп кушылдык, - дип сөйли мәчет мөэзине вазифаларын башкаручы Ринат ага Мөхәммәтшин. – Үзебезнең мәчеткә йөрүче абыйлы-энеле ятим Данир белән Динар Сөләймановларга безнең ярдәм ярады, бик шатландылар. Ярдәмебез бик зур булмаса да, мәктәптә укыганда бик кирәкле ул, гаиләгә бер дә артык түгел”.

Динебез ятимнәргә, мохтаҗларга булышуны хуплый, шуңа өнди, Татарстанда хәйрия чаралары оештырылуы куандыра. Шул рәвешле, мәчеттә хәйрия эше даими гамәлдә. Мәсәлән, мәчеттә җыелган фитыр садакасы ятим балаларга өләшенде, мондый гамәл матур гадәткә керде, дип яза Нурлатның “Дружба” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100