Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлат районында яшәүче махсус хәрби операциядәгеләргә үләннәрдән чәй әзерләгән
Татарстанның Нурлат районында яшәүче Халисә Хәйбуллова хәрбиләр өчен 1,5 мең кап чәй әзерләгән. Бу хакта «Нурлат-информ» сайтында «Нурлат ТВ»га сылтама белән хәбәр ителә.
Халисә ханым гади һәм шифалы чәй серләренә бер ай элек төшенә. Башта махсус хәрби операциядәге улына файдалы эчемлек әзерләсә, аннары башка хәрбиләргә дә үләнле чәй ясый башлый. Чәй өчен капларны алырга игелекле кешеләр ярдәм итә, үләннәрне үз бакчасыннан җыеп киптерә.
«Башта чәйне пакетларга салам, аннары аерылып торсын өчен бирка куям. Аның бер ягына «Чәйләрегез тәмле булсын» дип язылса, икенче ягына мәтрүшкәле чәй дип язам», – дип сөйли ул.
Моннан тыш, Халисә Хәйбуллова эчке кием, мендәр тышлары һәм җәймәләр тегә. Нурлат аграр техникумы укытучысы бер ел элек волонтерлык хәрәкәтенә кушыла һәм якташларына ярдәм итә башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз