news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районында яңа «Заречный» балалар лагере ачылды

Нурлат районында яңа «Заречный» балалар лагере ачылды
Фото: nurlat-tat.ru

Татарстанның Нурлат районында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән яңа «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагереның тантаналы ачылышы булды. Бу хакта «Нурлат хәбәрләре» хәбәр итә.

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин, ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов, республика Дәүләт Советы депутатлары һәм башка кунаклар катнашты.

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев лагерьның республика җитәкчесе кушуы буенча төзелүен һәм барлык заманча таләпләргә туры килүен ассызыклады.

«Барыгызны да яңа «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагерен ачып җибәрү белән котлыйм. Ул Рөстәм Нургали улы кушуы буенча төзелде. Учреждение уңайлы һәм имин ял оештыру өчен барлык заманча таләпләргә туры килә. Без Татарстан Республикасы Рәисенә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез», – диде Ишкинеев.

Фото: nurlat-tat.ru

Лагерьның беренче сменасы 30 майдабашланды. Хәзерге вакытта «Заречный»да 120 бала ял итә. Алар өчен «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә тематик программа әзерләнгән.

Лагерьны караганда кунаклар торак корпусларда, китапханәдә, спорт мәйданчыкларында һәм ашханәдә булды. Яшәү шартларына һәм туклануны оештыруга аерым игътибар бирелде. Делегация вәкилләре ашханәне югары бәяләде.

Фото: nurlat-tat.ru

Лагерь территориясендә дүрт торак корпус, медицина блогы, персонал өчен йорт һәм контроль-үткәрү пункты төзелгән. «Заречный»дагы һәр смена аерым тематик программа буенча узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot