news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районында шәхси мунчада ике ир-ат мәете табылган

Татарстанның Нурлат районында шәхси газлаштырылган мунчада ике ир-ат мәете табылган.

ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, һәлак булучыларга 60 һәм 59 яшь. Аларның үлем сәбәпләре хәзерге вакытта ачыклана.

«Татар-информ»га билгеле булганча, «Нурлатгаз» ЭПУ белгечләре газ казанына техник хезмәт күрсәтүне график буенча 2025 елның маенда үткәргән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot