news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районы Чияле Алан авылыннан хатын-кыз улының хәрби иптәшләренә посылкалар әзерли

Татарстанның Нурлат районы Чияле Алан авылында яшәүче Екатерина Картамышева махсус хәрби операциядә һәлак булган улы Викторның дусларына посылкалар җибәрә.

Картамышевлар гаиләсе бу югалтуны авыр кичерә. Виктор алты балалы гаиләдә дүртенче бала һәм бердәнбер ул була. Нурлат аграр техникумын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән, башта Нурлатта, ә соңгы елларда Казанда эшләгән. 2023 елда, контракт төзеп, махсус операциягә киткән.

«Әлбәттә, аны җибәрергә теләмәдек. Ул бөтен эштә ярдәмчебез иде. Беренче тапкыр барырга җыенгач, мин аның хәрби билетын яшереп куйдым. Ләкин ул үз карарында нык торды, икенче юлы инде документның дубликатын ясатты. Идарә ителә торган танкка каршы ракеталар взводында хезмәт итте, башта Кырымны саклауда катнашты, аннары аларның диңгез пехотасы 810нчы аерым гвардия Жуков ордены бригадасын махсус операция зонасына җибәрделәр. Ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып килде. Соңгы тапкыр мартта кайткан иде. Самара өлкәсеннән иптәшләре белән китәргә булды. Сумкасын җыйганда өйдә пешергән ризыклар салып җибәрдем. «Барысы да яхшы булачак», дип китте», — дип искә ала хатын-кыз.

Виктор белән бергә хезмәт иткән иптәшләре Картамышевлар белән элемтәдә тора. Берничә тапкыр финанс ярдәме күрсәткәннәр.

«Улыбызның дуслары бик әйбәт. Викторның үлеме алар өчен дә зур югалту булды. Бригадага килгән яшьләргә улыбызны үрнәк итеп куялар икән. Аларның командиры Викторны җирләргә кайтырга тиеш иде, ләкин ике көнгә соңга калды. Шулай да кайтты, кайгы уртаклашты, Викторның каберенә барды, – дип дәвам итте Екатерина Ивановна. – Аралашып торабыз, ул егетләр миңа үземнең улым кебек үк якын. Аларга ничектер ярдәм итәсем килә, шуңа күрә посылкалар җыярга булдым».

Ул инде улының хезмәттәшләренә биш посылка җыеп җибәргән. Посылкаларны почта аша җибәрә. Ысланган һәм тозланган туңмай, колбаса, тәмәке, кирәкле дарулар, чәк-чәк, перчаткалар, оекбашлар һәм башка бик күп нәрсәләр сала.

«Посылка ике атна чамасы бара, кайчак тугыз көндә дә барып җитә», – ди хатын-кыз.

«Посылканы алгач, егетләр рәхмәт сүзләре яза, фотосурәтләр җибәрә. Барысы бергә күчтәнәчләр белән сыйланалар. Алардан хат алгач бик куанабыз. Үзебезнең улыбызга посылка җибәргән кебек», - дип өстәде ул.

Картамышевларның кызлары, кияүләре, тугыз оныгы бар. Кияүләренең берсе инде ике ел махсус операциядә катнаша. Күптән түгел ялга кайтып килгән. Екатерина аның өчен дә борчылып тора.

«Барысы өчен дә борчылам, исән-сау әйләнеп кайтуларын телим. Алар бит барысы да кемнеңдер улы, ире, якын кешесе. Посылкаларны исә, исән чакта, аяклар йөргән чакта, алга таба җыячакмын. Менә тагын берне әзерли башладым, мөгаен, шушы көннәрдә җибәрермен дә. Хәрбиләргә ярдәм итү – минем бурычым», - дип йомгаклады Картамышева.

Материал Лилия Мөбәрәкшина катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100