Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районы башлыгы капиталь ремонт эшләре алып барыла торган объектларны карады
Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев төзекләндерү һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла торган объектларны карап чыкты. Бу хакта «Нурлат-информ» яза.
«Яшьлек» микрорайонында урнашкан нефтьчеләр скверын төзекләндерү «Татнефть» линиясе буенча алып барыла, эшләрнең бер өлеше, аерым алганда, яктырткычлар «Татнефть» хәйрия фонды гранты кысаларында куела. Подрядчы оешмасы җитәкчесе Илнур Сәлахов сөйләвенчә, скверны зур күләмдә үзгәртеп кору планлаштырыла.
«Монда сәхнә, яңа кече архитектура формалары, спорт корылмалары, заманча эскәмияләр барлыкка киләчәк. Моннан тыш, арт-объектлар да урнаштырачаклар – беренче нефть качалкасы рәвешендә, агачтан булган ул, аның макеты һәм һәйкәл барлыкка киләчәк», – дип уртаклашты Илнур Сәлахов.
Әлеге объектта эшләр апрельдә башланды. Эшләр барышына яңгырлар тәэсир итсә дә, төзүчеләр аны тапшыру срогына – 15 августка өлгерәчәк. Эшләрнең гомуми күләменә яшелләндерү дә керә, агачлар да утыртылачак.
Аннары район башлыгы шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә булды. Хәзерге вакытта мәгариф учреждениесенең түбәсенә капиталь ремонт ясала. Монда җылылык та, ишекләр дә алыштырылачак…
Кариев исемендәге бульварда да эшләр актив алып барыла. Шулай ук Нурлат шәһәрен әйләнеп узу юлы буендагы чишмәне төзекләндерү эшәре дә бара
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз