Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районы башлыгы итеп Дамир Ишкинеев сайланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Чираттан тыш сессиядә Нурлат районының яңа җитәкчесе сайланды. Ул – 56 яшьлек Дамир Ишкинеев. Ишкинеев моңа кадәр «МАКойл» кече нефть компаниясенең башкарма директоры вазифасын башкарган.
Сессиядә районның яңа җитәкчесе кандидатурасын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Ишкинеев – Нурлат районы депутаты, шунда ук тавыш бирү үткәрү мөмкинлеге булган. Сессиядә катнашучылар бертавыштан кандидатны район башлыгы итеп сайлауны хуплады.
Дамир Ишкинеев Нурлатта туган. Элек ул Нурлат технология транспорты идарәсе җитәкчесе булып эшләгән, аннары «Нурлатнефть» нефть һәм газ чыгару идарәләрендә берничә әйдәп баручы вазифаны биләгән. 2010 елдан Ишкинеев «МАКойл»ның башкарма директоры була. Әлеге компания Татарстанда һәм Иркутск өлкәсендә нефть табу һәм чыгару белән шөгыльләнә.
Бүген Нурлат районы сессиясендә башлык вәкаләтләрен Алмаз Әхмәтшин тапшырды, ул Смоленск өлкәсе вице-губернаторы булачак. Карар Смоленск өлкә Думасы утырышында килешенгән. Вице-губернатор вазифасында Әхмәтшин төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, энергетика һәм тарифлар сәясәтенә кагылышлы мәсьәләр белән шөгыльләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз