news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат район хастаханәсендә булачак әниләр иң беренче булып тавыш бирде

Нурлат район хастаханәсендә булачак әниләр иң беренче булып тавыш бирде
Фото: Сирень Самерханова

Нурлат Үзәк район хастаханәсе пациентлары бүген Россия Президентын сайлауда катнаша. 2335нче сайлау участогында 46 сайлаучы исәпләнә.

«Алар – тавыш бирүнең беренче көненә кадәр Үзәк район хастаханәсенә килгән пациентлар. 18 яшь тулган һәм чит участокта тавыш бирәчәкләре турында гариза тапшырырга өлгермәгәннәр. Безнең участок ябык санала, ул вакытлыча ачылды, территориаль сайлау комиссиясе карары белән 2024 елның 12 гыйнварында формалаштырылды», - дип искәртте 2335нче сайлау участогы участок сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Соренкова.

Үзәк район хастаханәсендә сайлау үткәрү тәҗрибәсе бар инде, ковид вакытында да шундый форматта эшләгәннәр.

Ольга Захарова беренче тапкыр әни булачак. Ул тумышы белән – Удмуртиядән, Нурлат егетенә кияүгә чыккан. Яшь гаилә беренче балалары тууын көтә.

«Яшь әни буларак, мин балабызның бәхетле киләчәге, аның тормышында барысы да яхшы булсын, тынычлык урнашсын өчен тавыш бирәм. Ирем тавыш бирде инде», - диде ул.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлы сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлауны үткәрүне 22 мең сайлау комиссиясе әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, алар арасында чит ил вәкилләре дә бар.
  • Сайлауда дүрт кандидат катнаша. Алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

Материал Сирень Самерханова ярдәмендә әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100