news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат прокурорының элеккеге урынбасары ришвәтчелектә шикләнелеп тоткарланган

Элек ришвәтчеклектә арадашчы эше буенча Нурлат шәһәре прокуратурасының эш автомобилен йөртүче тоткарланган.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Нурлат прокурорының элеккеге урынбасары ришвәтчелектә шикләнелә һәм ул тоткарланган. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Элек ришвәтчеклектә арадашчы эше буенча Нурлат шәһәре прокуратурасының дәүләт автомобиле йөртүчесе тоткарланган. Соңрак коррупция җинаятенә Нурлат прокурорының элеккеге урынбасары катнашы булырга мөмкин дигән мәгълүмат чыкты. Ул тоткарланган.

«Ришвәтчеклектә арадашчы» маддәсе буенча җинать эшен тикшерү күзәтчелек ведомствосы контролендә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot