Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат парлары 5 ел яшәгәннән соң күбрәк аерылышалар
Быел тугыз айда 316 никах теркәлсә, 164 гаилә таркалган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Нурлат районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, иң күп аерылышулар нәкъ менә 5–9 ел яшәүчеләр арасында була да икән.
Быелның 9 аенда аерылган 164 гаиләнең 47се нәкъ шундый парлар. Тагы да гаҗәпләндергәне – 30 гаилә 20 ел бергә яшәгәннән соң аерылышырга карар иткән. Ә гаилә корып, ел үтмәс борын аерылышучы 6 парның таркалу сәбәбе аңлашыла инде: “характерлары туры килмәү”.
Быелның 9 аенда Нурлат ЗАГСы 316 никах теркәсә, 164 гаиләнең аерылышуын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз