news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат музейларының эше бәяләнгән

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның музейлар ассоциациясе оештырган фәнни-гамәли семинарда алар билгеләнгән

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның музейлар ассоциациясе “Төбәкләр тормышында музей” фәнни-гамәли семинар оештырган. Габдулла Кариев музее директоры Люзия Вәлиуллина, “Музей язы-2014” чараларында уңышлы катнашкан өчен, үз музейларына, Кама аръягы һәм Нурлат төбәге музеена тапшырылган дипломнарны зур горурлык белән алып кайткан, дип яза Нурлатның “Дуслык” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot