Нурлат мәктәпләрендә иминлек дәресләре үтә
Педагоглар һәм укучылар эвакуация тренировкасында да катнаша
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Нурлатта, укучыларны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү максаты белән, 125нче янгын часте хезмәткәрләре мәктәпләргә чыкты.
"Сентябрьдән алып май аена кадәр балалар көннәрен мәктәптә, парта артында уздыра. Бу чорда балаларның иминлеге – беренче чираттагы мәсьәлә булып тора, – ди уңайдан 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин. – Традиция буенча, янгынга каршы служба хезмәткәрләре мәктәпләргә чыгып, кагыйдәләрне искә төшерә". Мондый дәресләрдә педагоглар һәм укучылар эвакуация тренировкасында да катнашалар, заманча янгын җиһазлары белән танышалар, кыскасы, имин тормыш өчен шактый мәгълүмат туплыйлар, дип белдерә “Дуслык” басмасы.