news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат коррекция интернат-мәктәбенә - 50 ел

Әлеге уку йортында барлыгы 54 чыгарылыш булган

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Нурлат коррекция интернат-мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Һәрвакыт яңарып торган мәктәпне туган көнендә педагоглар һәм хезмәт ветераннары, кунаклар котладылар, аның тарихын барладылар.

50 ел эчендә 54 чыгарылыш булган. Әлеге уку йортын барлыгы 1034 укучы тәмамлаган, дип яза “Дуслык” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot