news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат китапханәчеләре район картасын чиккән

Нурлат китапханәчеләре район картасын чиккән
Фото: © Сирень Сәмерханова

Нурлат китапханәчеләре чиккән район картасы туган якны өйрәнү өчен үзенчәлекле экспонат булачак. Ул 1,2 метр биеклектә һәм 1,5 метр озынлыкта.

Авыл җирлекләре үзәк китапханәсе директоры Роза Липатова искәрткәнчә, мондый картаны Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсеның (ВДНХ) төп павильоны өчен Егоркино авылында туган, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Екатерина Ефремова чиккән иде. Хәзер районның бөтен авыл җирлекләрен дә күрсәтеп, яңа карта чиккәннәр.

«Без районыбыз картасын тарихны, традицияләрне чагылдырып чигәргә булдык. Һәр авылда матур традицияләрне чагылдырган әйберләр буыннан-буынга тапшыра торган кеше яки гаилә яши», - дип сөйләде ул.

Карта чигәр алдыннан китапханә хезмәткәрләре этнографик тикшеренү үткәргән. Авылдагы барлык филиалларның китапханәчеләре үзләренең озын гомерле укучылары белән очрашкан, соңыннан «әби сандыклары»нда сакланган сөлге, туй сөлгесе, яулык, кызлар бирнәсе өчен мендәр тышлыгы, хәтта милли баш киеме һәм итек фотоларын да җибәргәннәр.

Фото: © Сирень Сәмерханова

Картаны төрле алымнар белән чиккәннәр, анда 26 авыл җирлеге һәм Нурлат шәһәре сурәтләнгән.

Роза Липатова билгеләп үткәнчә, Пушкин картасы белән үткәрелә торган чараларда бу карта буенча Нурлат районына туристик күзәтүләр үткәрү, балаларны туган якның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру планлаштырыла. Бу карта Нурлат районында яшәүче халыкларның тарихын, көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдыра.

Материал Сирень Сәмерханова ярдәме белән әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100