news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат кешесе, интернет аша трактор алырга теләп, акчасыз калган

Петербург шәһәрендә яшәүче интернет-мошенник, Татарстан кешесен 220000 сумга алдаган.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Нурлат кешесе интернет аркылы трактор алырга теләп, акчасыз калган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 сентябрь көнне Нурлат шәһәре полициясенә 42 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул интернетта танылган, бушлай белдерүләр сайты аша трактор сатып алырга теләвен сөйләгән. Үзенә туры килгән вариантны тапкан һәм сатучы белән элемтәгә чыккан. Килешүнең барлык шартларын сөйләшеп, ул трактор хуҗасының исәп-хисап счетына 220000 мең сум акча күчергән. Акчаны алу белән сатучы элемтәгә чыгудан туктаган.

Полиция хезмәткәрләре Татарстан кешесе шалтыраткан абонент номерын ачыклаган. Ул Санкт-Петербургта теркәлгән. “Мошенник”лык маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot