news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат көрәшчеләре Самарада генерал Сидоровлар призына турнирда икенче урын алган

Анда Россиянең 6 төбәгеннән 100ләгән спортчы чувашча бил алышкан.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре Самара өлкәсенең Шентала районында чуваш милли көрәше - “кĕрешÿ” буенча генерал Сидоровлар призына төбәкара турнирдан уңыш белән кайтты, дип хәбәр итә nurlat.tatarstan.ru сайты.

Россиянең 6 төбәгеннән 100ләгән спортчы катнашкан ачык турнирда составында Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары да булган Татарстан җыелма командасы, хуҗалардан гына калышып, икенче урын яулады. Команданың уңышына спорт мәктәбенең Чулпан филиалында шөгыльләнүче Риваль Камалов, Егор Клявлин, Булат Шәйхетдинов, Елаурдан Ефим Ерофеев, Владислав Еремеев, 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Александр Хурастеев (Елаур) һәм Торнаястан Петр Мортазин зур өлеш керткән. Команданы исә ярышларга тренер Расих Сәмигуллин әзерләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot