Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлат халкы дуңгызлардан аерылганда күз яшьләре белән елады – ветеринария хезмәте (видео)
Алексеевск районы хуҗалыклары дуңгызларга африка чумасы йокмасын өчен кулыннан килгән бар чараларны да күрүен әйтә.
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Дуңгыз элек урамда үсә иде, соңгы елларда гына ябуда – Алексеевск районы Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы Тамара Иванова шулай дип белдерде. Нурлат районы Сосновка авылында Африка дуңгыз чумасы очрагы теркәлгәннән соң, куркыныч янаучы икенче зонага керүче Алексеевск районы халкы йорт дуңгызларын ябулы җирдә генә тотуга тагын да җитдирәк карый башлаган. Бу хакта Кыр-Баран авылында шәхси хуҗалыкларда мал асраучылар “Татар-информ” агентлыгына сөйләде.
"Элек дуңгызлар көтүләре белән урамда йөри иде"
Тамара Иванова әйтүенчә, соңгы ун елда дуңгызларны урамга чыгаручы юк, алар ябылуда тотыла. “Элек алар көтүләре белән урамда йөри иде”, - дип искә төшерде ул.
Зур Полянка авыл җирлегенә Кыр-Баран, Зур Полянка, Александровка авыллары керә. Өч авылда барлыгы 222 баш дуңгыз асрала. Иң күп баш керәшеннәр яши торган Кыр-Баран авылында – 135. Тамара Иванова “Бутлеровка” совхозы эшләгән вакытта дуңгыз фермасында 6 шар мең баш хайван асралуын әйтте.
“Африка чумасы турында ишеткәч, халык бераз хафаланды. Чөнки монда гомер гомергә дуңгыз асрап яшәргә өйрәнгәннәр. Табиблар һәр хуҗалыкка кереп, дуңгыз асрау кагыйдәләрен аңлатты. Шулай да халыкның урманга йөрүеннән бераз куркабыз. Кабаннардан начар чир алып кайтмасыннар дип борчылабыз. Мал-туар янына аяк киемнәрен юып кына керегез дип кат-кат кисәтәбез. Бездә дә андый хәл килеп чыкса, малларыннан аеру бик авыр булыр дип уйлыйм. Ходай сакласын безне ул чирдән! Әнә бит Нурлатта да халык бик авыр кичергән”, - дип сөйләде Тамара Иванова.
"Нурлатта халык күз яшьләре белән елаган"
Алексеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Харис Хәйбуллин әйтүенчә, Нурлат районы халкы дуңгызлардан аерылганда күз яшьләре белән елаган. Белгеч фикеренчә, Нурлат районында Африка чумасыннан үлгән дуңгызга чир кабаннан йоккан булырга мөмкин. Урман кырыенда яшәгән хуҗа кеше йорт дуңгызларын урам як сарайда тоткан.
Харис Хәйбуллин озак еллар мал асрап өйрәнгән халык өчен үз терлеге гаилә әгъзасы кебек бик яветеринакын булуын билгеләп узды. “Кайберәүләр хайван асрап, аннан аны үз кулы белән суя да алмый. Чөнки ул инде хуҗасының тавышына да, иркәләвенә дә күнеккән була. Ә болай - куркыныч чир аркасында терлегеңнән мәҗбүри аерылу тагы да борчуга сала. 20-30 кг дуңгызны алып чыгып, укол кадап үтерделәр, яндырдылар. Тере авырлыгы 1 кг 75-80 сум булса, аның бәясе бит күпме генә чыга. Өстәвенә, күпме хезмәт әрәм. Бер дуңгызны 7-8 ай асрау өчен 1 тонна фураж кирәк бит! Аннан тыш, яшелчә, кишер, бәрәңгесен пешереп ашатасың”, - диде ул.
"Дуңгызсыз торганыбыз да юк!"
Кыр-Баран авылында яшәүче Василий Максимовның 5 баш дуңгызы бар. “Дөньяга килгәннән бирле дуңгыз асрыйбыз. Әти-әниләрдән үк килгәндер – гомер-гомергә дуңгызсыз торганыбыз булмады. Элегрәк 15 башка кадәр җитә иде. Африка чумасы турында сүз чыккач, бер ай элек Чувашиядә теркәлгәнне ишеткәч, башта шүрләп калдык. Аннан ветеринария хезмәте һәр хуҗалыкка кереп, яхшылап аңлатып чыкты. Алар өләшкән белешмәлекләрдә язылган кагыйдәләрне үтәргә тырышабыз: термик эшкәртелгән ризык белән тукландырабыз, читтән азык сатып алмыйбыз, кыргый хайваннар белән элемтәгә юл куймыйбыз. Басулардан калдык-постык уңышны алып кайтмыйбыз. Читтән дуңгыз баласын сатып алуны, суеп итне читкә сатуны да тыйдылар. Сату-алуларны үзебездә үзара гына башкарырга тырышабыз. Дуңгызларны бары тик сарайда гына тотабыз. Монда хәтта мәче дә керми”, - диде ул.
"Дуңгыз - бик кирәкле хайван"
Василий Федорович ветеринария хезмәте тарафыннан аңлату эшләре көчле булганлыгын, шунлыктан хәзер инде күңеле тыныч булуын әйтте. “Дуңгызны бетерәсе килми инде, безнең өчен ул бик кирәкле хайван. Аларны карап тәрбияләүгә күпме хезмәт, акча салынган бит. Шуңа күрә ветслужбаның аңлатуы яхшы булды. Хәзер күңел тынычланды инде”, - диде.
Пенсиягә чыгар алдыннан 5 ел урманчы булып эшләгән Василий Максимов урманга юлны онытып торуларын әйтте. “Безгә карантин вакытында урманга бармаска кушылды. Барган очракта да, аяк киемен дезинфекцияләү чаралары белән юарга кирәк дип катгый кисәттеләр”, - диде.
"Нурлаттагы хәлне авыр кабул иттек"
Борис Гурьянов дуңгызчылык белән 9-10 ел шөгыльләнүен әйтте. “Африка чумасы килеп керү белән бераз куркуга калдык. Ике дуңгызымны суяр вакыт җитә. Барлык санитар таләпләрне үтәргә тырышабыз. Урамга чыгармыйбыз. Бик кирәк булса, ветеринария хезмәтен чакырабыз. Урманыбыз якын булса да, гөмбәгә барырга куркып торабыз. Чума бик куркыныч әйбер икән ул. Нурлаттагы хәлне ишеткәч, шулкадәр авыр кабул иттек. Республикага шушы чир килеп керү безне бик тетрәтте дияргә була”, - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз