Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат эзтабарлары тәҗрибә уртаклаша
Нурлатның “Легенда” хәрби-патриотик клубы республиканың “Полигон”, “Истина”, “Химик” эзләү отрядлары белән очрашты
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Нурлатның “Легенда” хәрби-патриотик клубы тәҗрибә уртаклашу кысаларында республиканың “Полигон”, “Истина”, “Химик” эзләү отрядлары, шулай ук “Отечество” спорт-патриотик клубы әгъзалары белән очраштылар.
Нурлатлылар исәбендә Волгоград өлкәсендә һәлак булган Бөек Ватан сугышы солдатлары эзләү һәм җирләү буенча берничә “Хәтер вахтасы” бар инде. Әлеге эзләнүләрдә күп тапкырлар катнашкан үсмерләр кыр экспедицияләре, “Соңгы саф” чарасыннан алган тәэсирләрен уртаклаштылар, шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү өчен яңа дуслар белән адреслар алмаштылар, дип хәбәр итә районның ”Дуслык” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз