news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат эзтабарлары хәтер вахтасыннан кайтты

Трофейлары исә район музеена тапшырылды

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Нурлат районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге каршындагы “Легенда” хәрби-патриотик отряды “Красноярск-Енисей 2” һәм Архангельскиның “Следопыты” күчмә отрядлары белән берлектәге Волгоград өлкәсенең Россоша авылы янында казу эшләрендә катнашты.

Вахта 10 көн дәвам итте. Нәтиҗәдә, 10 сугышчының җәсәде табылган, берсенең медальоны да булган, ул хәзер экспертизада.

Бу көннәрдә эзтабарлар үзләренең табылдыкларын Нурлат шәһәренең Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеена тапшырдылар. Алар арасында солдат төймәләре, немец сапер көрәге һәм шартлаган фугас калдыклары бар, дип белдерә “Дуслык” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100