news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат эшмәкәре, калдыкларсыз җитештерү максатыннан, арболит блоклар җитештерергә алынмакчы

Аның үз пилорамасы бар

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Нурлат районы Каравыл Тавы эшмәкәре Вячеслав Арбузов үз пилорамасында арболит блоклар җитештерү заводы ачарга җыена.

Арболит блоклар йомычкаларны ваклап, цемент һәм ком катнаштырып әзерләнә һәм экологик яктан куркынычсыз санала. Арболит блоклар ясый башлау исә калдыкларсыз җитештерүгә чыгарга мөмкинлек бирәчәк, дип саный эшмәкәр. Үз эшчәнлеген рәсми төстә 2008 елда ачып җибәргән әлеге эшмәкәрнең предприятиесендә бүгенге көндә төрле төр такталар, борыслар, рәшәткәлекләр, заказчының үлчәмнәре буенча буралар ясыйлар. Шәхси эшмәкәр авылны төзекләндерүгә өлеш кертә, хәйрия акцияләрендә катнашып тора, дип яза “Дуслык” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot