news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат "Дуслык" паркында эш кузгалды

Төрле милләт халыклары, бергәләшеп, агачлар, куаклар утыртачак

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ). Бу көннәрдә Нурлатның шикәрчеләр бистәсендәге Халыклар дуслыгы паркында төзелеш эшләре бара.

Парк “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән үткәрелгән халык социаль проектлары конкурсында җиңеп алынган грант хисабына ясала.

Якын араларда төзүчеләр паркта брусчатка түшәүне башлап җибәрергә планлаштыралар. Шул ук вакытта милли диаспоралар да үз мәйданчыкларын җиһазлау өчен атрибутлар әзерли. Быел көздән өмәләр оештырып, парк территориясенә төрле милләт халыклары, бергәләшеп, агачлар, куаклар утыртачак. Анда да төрле милләт халыклары бергәләшеп эшләячәк. “Дуслык” паркы район һәм шәһәр халкын берләштерүче һәм дуслаштыручы мәдәни ял итү урыны булачак бит, дип хәбәр итә районның “Дуслык” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot