news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат белән Чадыр-Лунга арасында тугандашлык һәм хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Килешү кысаларында татар һәм гагауз халыклары арасында элемтәләрне ныгыту планлаштырыла

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Кичә республикада Гагауз мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре белән Молдова Республикасының Гагаузия автоном-территориаль берәмлеге Чадыр-Лунга шәһәре арасында төрле тармакларда тугандашлык һәм хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Нурлат муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә Молдова Республикасының Гагаузия делегациясе Нурлатта булды. Бу мөнәсәбәтләрне яхшыртуга юнәлдерелгән эшлекле сәфәр иде. Район башлыгы Равил Кузюров Молдова Республикасының Гагаузия автоном-территориаль берәмлеге башлыгы урынбасары Олеся Танасогло, Гагаузия Баш мәдәният һәм туризм идарәсе башлыгы Василиса Петрович, Гагаузия Чадыр-Лунга районы рәисе Валентин Кара һәм Чадыр-Лунга шәһәре мэры Анатолий Топалны кабул итте. Фикер алышу вакытында ике як та ике шәһәр арасында “дуслык җебе” сузу һәм икътисади элемтәләр урнаштыру теләген раслады, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Аннары Нурлат белән Чадыр-Лунга арасында тугандашлык һәм хезмәттәшлек турында килешү  тантаналы төстә имзаланды.

Татарстанда яшәүче 173 төрле этнос вәкиле арасында гагаузлар да бар. Алар республикада - 75 кеше. Татарлар белән гагаузларны уртак төрки тамырлар берләштерә. Олеся Танасогло нурлатлыларны гагаузларның үткәннәре һәм бүгенгесе белән таныштырды. “Сездә туганлык җепләрен күрәбез. Гагауз теле төрки телләр төркеменә керә. Бүгенге сәфәребез тәҗрибә уртаклашу буенча да мөһим”, - дип билгеләп үтте Гагаузия башлыгы урынбасары.

Чадыр-Лунга шәһәре мэры Анатолий Топал килешү кысаларында татар һәм гагауз халыклары арасында элемтәләрне, икътисад, идарә, мәдәният, спорт, туризм һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне ныгыту планлаштырылуын билгеләп үтте. Бу хакта Gagauzinfo.MD яңалыклар порталы яза.

“Бу без эшләргә теләгән төп юнәлешләр. Без Татарстан делегациясен 6 майда узачак Хедерлез бәйрәменә чакырдык. Бу безнең уртак бәйрәм, ләкин аларда башкача атала гына. Шул вакытта имзаланган килешү буенча чаралар планы буенча фикер алышырбыз”, - дип аңлатма бирде ул.

“Быел тугандашлык турындагы килешү кысаларында беренче төгәл адымнар ясалуын телибез. Без халыкара хезмәттәшлеккә һәрвакыт шат һәм ул ике як өчен нәтиҗәле буласына өметләнәбез”, - дип тәмамлады сүзен Чадыр-Лунга мэры.

news_right_1
news_right_2
news_bot