news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат балалар йортында якты очрашу

Нурлат балалар йортында якты очрашу

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында сабыйлар күңелендә мәңге истә калырлык зур вакыйга булып узды. Үзләрен яңа уку елы белән котларга дип килгән кунакларны алар бик җылы каршы алды. Әлеге очрашуны оештыручы “Болгар-Синтез” милли хәйрия үзәгенең генераль директоры Фәрит Фәиз улы Мифтахов. Норлат балалар йорты инде бик күп еллар буе Фәрит Мифтаховның ярдәмен тоеп яши. “Болгар-Синтез” милли хәйрия үзәге, гадәттәгечә, балаларга бүләкләр: тәм-том, кием, уенчыклар, китапханәгә затлы эшләнешле китаплар алып килгән иде. Балалар да, үз чиратында, дус абыйлары – Фәрит Фәиз улының туган көненә гөл бүләк итте.

Быел әлеге үзәк вәкилләре укучыларга кызыклы сюрприз әзерләп килгән. Ел ахырында иң яхшы өч укучыга стипендия бирелә башлаячак. Ул беренче урынга 1200, икенче урынга 1000, өченче урынга 800 сум күләмендәге сумманы тәшкил итә.

Очрашуга килгән кунаклар арасында Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, православие дине вәкилләреннән Владимир атакай, җырчы Гөлзадә Сафиуллина да бар иде. Госман хәзрәт тә, Владимир атакай да балалар йортындагы яхшы шартларга шат булуын белдереп, балаларга яңа уку елында җылы теләкләрен җиткерде. Аларның чыгышларында ике төрле дин балаларының дус булуына этәрүче фикерләр яңгырады.

Сабыйлар кунакларга дип әзерләнгән концерт номерларын тәкъдим итте. Рус кызлары һәм малайларының татар телендә әниләр, ятимлек, балачак турында җырлаулары бигрәк тә күңелне тетрәндерде. Җырчы Гөлзадә Сафиуллина дүрт баланы ел саен Кырымда уздырылып килүче “Сөембикә варислары” фестиваленә чакырды.

Бу көнне ятим балалар үзләренең кемгәдер кирәклекләрен тоеп, кемнеңдер аларны игътибар белән тыңлауларын күреп, чиксез бәхетле иделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot