news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Нурлат артистлары төбәкара "Себер Сабан туе"нда катнаша
Кунаклар өчен тәкъдим ителәчәк мастер-класслар татар мәдәниятенә багышланачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). 17 июнь көнне Новосибирскның Үзәк ял паркында төбәкара "Себер Сабан туе" узачак. Анда Новосибирск, Новосибирск өлкәсе, Себер төбәкләре иҗат төркемнәре катнашачак, дип хәбәр итә җирле татарлар оешмасы.
Шул исәптән, Татарстанның Нурлат районы артистлары да себер татарларының күңелен күрәчәк. Алар бәйрәмдә "Себер сандыгы" ярминкә күргәзмәсе тәкъдим итәргә ниятли.
Моннан тыш, чарада "Сабан туе гүзәле"н сайлау планлаштырыла.
Кунаклар өчен тәкъдим ителәчәк мастер-класслар исә татар мәдәниятенә багышланачак. Анда татарча открыткалар, бәйрәм магнитлары, милли курчаклар ясарга өйрәнергә мөмкин булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot