Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлат аграр техникумында “Яшь профессионаллар” чемпионаты кысаларында ярышлар үтәчәк
Студентлар үз осталыкларын сигез компетенциядә тикшерә алачак.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе атнада Нурлат аграр техникумында Татарстан Республикасы төбәк этабының “Яшь профессионаллар” чемпионаты кысаларында эчке ярышлар башланачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Студентлар үз осталыкларын сигез компетенциядә тикшерә алачак. Биредә аш-су һәм кондитер хезмәте буенча, татар милли ашлары, икмәк эшләнмәләре пешерү, җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү, йөк техникасына хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, электр- монтаж эшләре башкару керә.
Ярыш нәтиҗәләре буенча ноябрь ахырында биредә Нурлат аграр техникумын чемпионатның чираттагы этапларында тәкъдим итәчәк команда тупланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз